Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ярлы кешеләрнең бөеклеккә ирешүе

Төсле журналлардагы фотосурәтләрне карагач яки атаклы кешеләр турында яңалыклар ишеткәч: “Яшәп тә карыйлар, ичмасам!” – дип авыр сулап куябыз.

Экраннардан күренекле кешеләрне күреп, алар яшьтән үк кайгы-хәсрәт күрмичә үскәннәр, бай ата-аналары күп итеп мирас малы калдырганнар, дип уйлый күпләребез. Дөнья тәҗрибәсе күрсәткәнчә, атаклы кешеләр арасында бала чактан ук бик авыр тормышта яшәүчеләр дә бар шул. Моңа мисал итеп тавышсыз киноның бөек актеры – Чарли Чаплинны әйтергә мөмкин.

Ул тегүче һәм сәрхуш (алкоголик) гаиләсендә туган. Ире эчеп үлгәннән соң, хатыны (Чарлиның әнисе) акылдан яза. Ике бала ятим кала. 5 яшендә Чарли чарасызлыктан эшләргә мәҗбүр була: газеталар тарата, типография эшләрендә булыша, сәхнәләрдә чыгыш ясый (ачтан үләсе килми бит!). Мәктәптә укымаганлыктан, хәреф тә танымый. 14 яшендә аңа кинода уйнау өчен роль тапшыралар, әмма ул аны укый алмый. Тора-бара, тырышлыгы аркасында, үзенә юл яра...

Бөек америка актеры, рәссам-мультипликатор Уолт Диснейның да бала чагы газета таратып үтә. Аның әтисе – балта остасы, ә әнисе гади укытучы булып эшли. Биш баланы ач утыртмас өчен (Уолт дүртенче бала була), әтисе аңа 8 яшь тулгач, почтага газеталар таратырга эшкә урнаштыра. Көндезен газета таратса, кичен өендә кызыклы рәсемнәр (комикслар) ясый һәм күршеләренә сата... Бәлки яхшырак эш табылыр дип, Диснейлар гаиләсе Канзас-Сити шәһәренә күчеп китә. Анда балаларга күңел ачу өчен төзелгән, кирәк-яраклары булган йортка керергә бик тырыша, әмма ярлы булу сәбәпле, акчасы булмый, нәүмизләнеп, башка балалар уйнаганны сәгатьләр буе рәшәткә аша күзәтеп тора. “Зур үскәч, барлык балалар уйный алырлык парк төзиячәкмен!” – дип үз-үзенә сүз бирә. Аннан соң күп еллар узса да, барыбер үзенең вәгъдәсен үти...

Елына 30 миллион доллар акча эшләүче комедия актеры Джим Керри, бала чагында ачтан үлмәс өчен, бәдрәфләр һәм идәннәр юган. Еш кына чатырда (палаткада) куна торган булган. Үзенең ярлы бала чагын һәрчак шаяртып искә алган: “Мине ачлык чыныктырды”, - дигән...

Apple компаниясенә нигез салучы Стивен Джобс дуслары янында, тулай торак идәнендә йоклаган, ә иртән буш шешәләр тапшырып җыйган акчасына ашарга сатып ала торган булган...

Байлыгы 3 миллиард доллар булган, шоу-бизнеста эшләүче хатын-кыз Опра Уинфриның бала чагында өс һәм аяк киеме дә булмаган. Әтисе мәгъдәнче (шахтер), ә әнисе асрау булган гаилә ярлылыкны бик авыр кичергән, шуңа күрә Опраны әбисе тәрбиягә алган. Үзенең ихтыяр көченә, булдыра алачагына, тормышын уңай якка үзгәртәчәгенә нык ышанган Опра, дөрестән дә, зур уңышларга ирешкән, байлык туплаган. Аны ярлылык баткаклыгыннан чыгып, үз-үзенә юл ярган бөек кешеләр исемлегенә кертергә мөмкин.

Джордж Сорос урта хәлле гаиләдә туган. Ул кечкенә чакта, алар гаиләсен фашистлар эзәрлекли башлагач, чит илгә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Сорос, бик яшь булуга карамастан, сатучы хезмәтен башкарган. Бай һәм атаклы кеше булу хыялы аны Лондонда икътисад (экономика) мәктәбен тәмамлауга этәргән. Хәзерге вакытта Джордж Сорос хәйрия эшчәнлеге (иганәче) белән үзен бөтен дөньяга танытты...

Ярлылык сынавын үтүче атаклы кешеләр байтак, әмма алар үзләренең көчле холыклары (характерлары) аркасында шундый биеклекләргә күтәрелделәр. Еш кына матур елмаю артында хәсрәтле, авыр тормыш яшеренгән, шуңа күрә аларны бәхетле язмышлы кешеләр дип атап булырмы икән?!

 

Нияз Миңгалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев