Ялганчылар ишәя
Яшел Үзәндә бер хатын-кыз ишек сатам дип сайтка игълан урнаштырган. Сатып алырга теләүчеләре генә мошенниклар булып чыккан.
Нәтиҗәдә бу хатын-кыз банк картасыннан 7 мең сумнан артык акчасын алдырган.
Тагын бер ялганлау очрагы теркәлгән. Яшел Үзән кибетләренең берсендә билгесез кеше чит кеше паспортына телефонны кредитка алган. Ә паспортны иясе югалткан булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев