Яңа эш урыннары
ТР Хөкүмәт йортында «Зеленодольск» сәнәгать мәйданы» инвестиция проектына багышланган киңәшмәне премьер-министр Алексей Песошин алып барды.
Бүгенге көнгә «Моношәһәрләр үсеше фонды»ннан – 656 млн сум һәм республика бюджетыннан 200 млн сум бүлеп бирелгән.
– Бөтен эшләр дә график буенча бара. Безнең бурыч – 2020 ел ахырына әлеге мәйданда 2206 эш урыны булдыру һәм 9,5 млрд сум күләмендә инвестицияләр җәлеп итү, – дип ассызыклады Алексей Песошин. Аның сүзләренә караганда, инде берничә инвестор әлеге мәйданда үз производствосын башларга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев