Хөрмәтле Ватанны саклаучылар, яшел үзәнлеләр! Кадерле ветераннар!
23 февраль – көч, батырлык, шөһрәт һәм намуслык бәйрәме уңаеннан иң ихлас котлауларны кабул итегез!
Бу көннәрдә без тарихи сугыш кырларында җиңү яулаган, патриотик традицияләрне алга сөргән, Ватаны азатлыгы өчен үз тормышларын да аямаган батыр ир-егетләр алдында баш иябез. «Кайнар нокталарда» бурычларын намус белән үтәгән сугышчы-интернационалистларны, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларны бәйрәм белән котлап, аларга рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
Бәйрәмдә туган илебез сакчыларына һәм якыннарыгызга, безнең предприятие ветераннарына тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, эшләрендә уңышлар гына телибез.
Айдар Кашапов,
«Зеленодольскгаз» эксплуатация-җитештерү
идарәсе җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев