Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр, Ватанны саклаучылар, ветераннар!

Сезне батырлык, намус һәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз!

 

 Ватанны саклау – һәр ир-егетнең изге бурычы, чөнки тынычлыкка хезмәт итүдән югарырак миссия юк. Бәйрәм көнендә без тарихи сугыш кырларында җиңү яулаган, Россия гаскәрләренең патриотик традицияләрен алга сөргән һәм үз тормышлары бәрабәренә ил бәйсезлеген яклаучылар алдында баш иябез.
 
Хәрби бурычларын локаль конфликтларда һәм «кайнар нокталарда» үтәгән хәрби хәрәкәтләр ветераннары, шулай ук бүген туган йорттан еракта тынычлык һәм иминлек саклап, сугышчан постта торучылар белән горурланабыз, аларга тирән рәхмәт сүзләре җиткерәбез.
 
Бәйрәм уңаеннан туган илебез сакчыларына һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә уңышлар телибез.
 
Евгений Жирков,
«Яшел Үзән ПКБ» АҖнең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев