Хатын-кыз карбыз ашаганнан соң вафат була.
Яшәеш

Хатын-кыз карбыз ашаганнан соң вафат була.

Бу хәл Мәскәү өлкәсендә була.

Кичә кич 47 яшьлек Елена Вещанова «Спортивная» метро станциясе янында карбыз сатып ала. Аны ашаганнан соң хатын-кызның хәле начарлана, коса башлый, ләкин ашыгыч ярдәм чакырмаска карар кыла. Мәскәү кызының хәле кискен начарлангач, табибларны хатын-кызның әнисе чакырта. Ләкин табиблар ярдәм итә алмый.

Хәзер төп версия – карбыздан агулану. Аны экспертизага җибәргәннәр.

Бу хакта «112» телеграм-каналы хәбәр итә


Нет комментариев