Халык әйтсә – хак әйтә
Тәрбиясез бала хайван булып үсәр.
Чыбык чакта бөгелмәгән, таяк булгач бөгелмәс.
Таза агач төрткәнгә генә аумый.
Ташкын су ярны җимерә, көнчеллек җанны кимерә.
Күккә төкерсәң, битеңә төшәр.
Түбәң күктә булса да, аягың җирдә булыр.
Кешегә таш атсаң, үз маңгаеңа тияр.
Таш чүлмәккә бәрелсә дә, чүлмәк ватыла; чүлмәк ташка бәрелсә дә, чүлмәк ватыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев