Whatsapp та яңа файдалы функция барлыкка киләчәк
Язышуда сакланган файлларның никадәр урын алып торуын күрергә мөмкин булачак, бу җайланмада хәтерне тиз арада бушатырга ярдәм итәчәк.
Storage usage ("Хәтер куллану") бүлегендә диалог файллары күләм буенча сортланачак. Кулланучылар алынган видео, аудио, фотографияләр һәм документларның күпме урын алганлыгы турында мәгълүмат алачак.
Файлларның иң зур күләме Large files ("Зур файллар") махсус вкладкасында күренәчәк. Моннан тыш, тапшырылган файллар күләме буенча диалоглар үзләре сортланачак. Кулланучылар аларның телефонында кайсы чат хәтерне күбрәк алып торуын беләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев