Майның өченче якшәмбесендә бөтен илдә, шул исәптә бездә дә СПИДтан үлүчеләрне искә алуга багышланган чаралар уза.
14 майдан 20 майга кадәр “Стоп ВИЧ/СПИД” Бөтенроссия акциясе кысасында Яшел Үзәндә автоярыш оештырыла. Мобиль тест ясау пункты микроавтобуста була. Теләгән һәркем экспресс-тест ясатып үзенең ВИЧ-статусын белә ала.
Әлеге чара шәһәрдә бүген, 15 майда, Горький исемендәге мәдәният үзәге каршындагы мәйданда 10 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр барды.


Фиат Дукато микроавтобусының номеры: Н449 АВ 116 RUS.
Бөтен теләүчеләрне акциядә катнашырга чакыралар.
Нет комментариев