Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вәгъдә булып кына калды

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! «Яшел Үзән»нең 2017 елның 27 санында Бакырчы авылының үзәк урамында 16нчы йортта яшәүче әбинең «Кайчан су басар дип, төн йокламый» дигән хаты басылып чыккан иде.

Әлеге хатка Акъегет авыл җирлеге башлыгы Сәлимҗан Шәмсиев ул вакытта: «Су басу куркынычы быел янамый, әмма быел бу урамга вак таш җәеп, урамны төзекләндерәбез, элекке күмелгән чокырга, су агып китәр өчен, торба урнаштырып калдырабыз», – дип җавап биргән иде. Әмма, бу вәгъдә шулай кәгазьдә генә ябышып калды, нигәдер буш сүз генә булды. Беренчедән, бу табигать кайчан китереп сөзгәнен белеп булмый. Икенчедән, тормыш та бер уңайда гына бармый, безнең законнар кебек, һаман үзгәреп тора.
Сәлимҗан Шәмсиевнең бу җавабына инде ике ел вакыт үтеп китте. Хәзер аның урынында башка берәү идарә итә. Бу вакыт эчендә әби дә бакыйлыкка күчте. Тик шулай да, әбинең йорты урынында, үзе белән алып китмәгән. Анда бит әле тагын ике хуҗалык терек лек итә. Бу үзәк урам. Шәмсиев әйткәнчә, барлык машиналар да асфальт юлдан йөрми. Аннан янгын сүндерүгә килгән машиналар да үтәргә мөмкин. Чокырның теге ягында яшәүчеләр юк диеп карасалар да, бу якка юл тотучылар шактый. Бакырчының янгыннан янып беткән такталары да, терлекләре, тиресе, чүп-чары – барысы да шуннан үтеп чыгарып атыла. Менә хәзер бәрәңге саплары тау булып шунда өелә.
Бу урамны быел төзекләндерә башлаганнар иде. Тик, нишләптер,бу чокырга 300 метр килеп җитмәгәннәр. Ярты юлда туктап калган. Элеккеге башлык вәгъдә иткән торба да юк. Имеш, ул якта тереклек, йортлар юк. Язын пычракта, яңгырлы вакытта урам тулы су, кибеткә дә барып булмый, хәтта. Хәзер моның эшләнешенә кем җавап бирә инде?

Равилә Шәрәфиева. Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев