Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Ветеринария идарәсе Татарстанда Корбан бәйрәменә терлек кайтару һәм чалу шартларын атады

Башка төбәкләрдән Татарстанга Корбан бәйрәмендә корбан чалу өчен терлек алып килү ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән килештерелергә тиеш.

Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әлеге идарә башлыгы урынбасары Габделхак Мотыгуллин хәбәр итте.

«Күчерелә торган терлекләр ветеринария таныклыкларына ия булырга тиеш. Элек күп авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре «Меркурий» системасындагы ветеринария таныклыкларын кабул итми иде, ләкин бу бик уңайлы», – диде ул.

Мотыгуллин мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта башка төбәкләрдән Корбан бәйрәменә сарыклар кайтаруга рәсми язма сораулар әлегә кадәр килеп ирешмәгән.

«Терлекләр федераль «Хорриот» системасына кертелгән булырга тиеш. Идентификация – хәзер бу закон таләбе. Һәр терлекнең колагында биркасы булырга тиеш. Бирка номерлары ветеринария таныклыгы рәсмиләштергәндә языла. Барысы да ачык булырга тиеш», – дип аңлатты Мотыгуллин.

Моннан тыш, терлекләр җибәрү алдыннан мәҗбүри рәвештә кирәкле карантин чараларын үтәргә тиеш.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев