Васильево күңелле яши
Ниһаять, мәктәп каникуллары җитте. Һәм Васильево мәдәният йортындагы түгәрәкләргә йөрүче балалар «Дәү әнигә кунакка» китте.
Әлеге исем астында үткәрелгән мастер-класс бик кызыклы һәм үзенчәлекле итеп оештырылган иде. Аны мәдәният йорты методистлары Ольга Зиновьева һәм Татьяна Соболевская үткәрде. Балалар зур кызыксынучанлык белән, элек әби-бабайларыбыз оештырган милли уеннарда катнаштылар, үз куллары белән җеп йомгагыннан курчак ясадылар, һәм коймак өчен камыр әзерләргә өйрәнделәр.
Менә бит, көне - төне телевизор һәм телефон сагалап, өйдә утырганчы, буш вакытны ничек файдалы һәм кызыклы итеп үткәрергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев