Васильево бистәсендә фаҗига
Яшәеш

Васильево бистәсендә фаҗига

Васильевода 50 яшьлек хатын дустын пычак белән яралаган

Фаҗига 6 июльдә көндез була.

Өстәл артында салып утырганда алкоголь градусы рөхсәт ителгән нормадан артып китә һәм шешәдәшләр низаглаша башлый.

Элек хөкем ителгән хатын ир-ат корсагына пычак кадый. 29 яшьлек ир-ат (элек хөкем ителгән) Яшел Үзән шәһәре үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Хәзерге вакытта гаепләнүчегә яшәгән урыныннан читкә китмәү чарасы билгеләнгән.


Нет комментариев