Васильево бистәсендә фаҗига
***
Бүген иртән Васильево бистәсендә чыккан янгында өч кеше һәлак булды. Янгын турында хәбәр иртәнге сәгать алты тирәсендә килеп иреште. Йорт хуҗалары төтен исе сизеп уянган.
Янгынан котылырга хатын-кыз һәм аның 20 яшьлек улы өлгергән. Ә йорт хуҗасының өлкән яшьтәге әнисе, ире һәм 14 яшьлек кызы чыгып өлгермәгән.
Хәзерге вакытта янгын урынында тикшерүче, янгын-техник экспертиза лабораториясе хезмәткәрләре һәм Тикшерү комитеты вәкилләре эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, ихлас кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерәбез.
Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә, электр җиһазларының һәм үткәргечләрнең торышын күзәтеп торырга, кечкенә балаларны күзәтүсез калдырмаска чакыра.
Яңа ел имин, хәвеф-хәтәрсез үтсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев