Вакыт аз калып бара, ә сораулар кала бирә
Мин санлы эфир теле тапшырулары колачы җитми торган зонада яшим. Нишләргә?
“Россия Федерациясендә теле-радио тапшыруларны үстерү” максатчан федераль программасы буенча, гомумроссия мәҗбүри телеканалларын Россия Федерациясенең 100 процент халкы карый алырга тиеш. 98,4 проценттан да ким булмаганы санлы эфир теле-радио тапшырулар зонасына керәчәк.
Санлы эфир ТВ колачлаган зонага кермәгән торак пунктларда телетапшырулар турыдан-туры спутниклы булачак. Әлеге мәсьәлә белән өлкә башкарма хакимияте органнары шөгыльләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев