Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Туган тел турында - Равил Сәйфетдинов

Туган телебез турында язмалар сериясен дәвам итәбез.

Телебез, бәлки, латин теле кебек...

 

Телебез, бәлки, латин теле кебек

Төшеп калыр җанлы тормыштан.

Ул сакланыр ләкин китапларда,

Интернетта, кабер ташында.

 

Эфирлардан әле  мәшһүр телнең

Хәзинәдән калган байлыгы

Бер тарихи моңсу ретро булып

Тетрәндерер илнең бар ягын.

 

Бөек урыс теле белән бергә

Безнең мәшһүр татар теле дә,

Эфир аша кереп яңгырый алыр

Барлык  йортларның да түрендә.

 

 

Тыңлыйлармы, юкмы – әмма ләкин

Дәүләт рөхсәт иткән күләмдә

Ул яңгырар бөтен сафлыгында

Иң югары камил кимәлдә.

 

Латин теле барлык даруларга

Исем кушар өчен яраса,

Кулланыштан төшкән татар теле

Дөнья буйлап йөрер җан сорап,

Сак-Сок  булып йөрер аптырап.

Равил Сәйфетдинов.

Мулла Иле.

04.06.2016

 

Рәсемдә: халык артисты Илдус Әхмәтҗанов тел турында  шигырьләрне шулкадәр оста башкара ки,  тетрәнеп тыңлыйсың. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев