Түбән кан басымы нәрсәсе белән куркыныч?
Андый вакытта йөрәк мускулы һәм кан тамырлары тонусын югалта, йөрәк нормаль рәвештә канны әйләндерә алмый.
Кан басымы түбән булган кешеләрдә артериаль гипертензия килеп чыгарга мөмкин.
Кан басымының ирләрдә – 100/85, хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе артериаль түбән кан басымы дип санала.
Артериаль гипотензия вакытында кардиоген шок барлыкка килергә мөмкин, ул пульсның төшүенә, бәвел бүленеп чыгуы акрынаюга, һушны югалтуга һәм гипоксиягә китерә. Андый вакытта йөрәк мускулы һәм кан тамырлары тонусын югалта, йөрәк нормаль рәвештә канны әйләндерә алмый, ә кан тамырлары тыгыла башлый. Гомумән андый кеше хәлсез күренә. Гел башы авырта һәм яңа гына йокыдан торса да, үзен хәлсез итеп тоя.
Гипотония симптомнары:
Алар физик эшне дә авырлык белән башкара. Спорт ярышларында катнашсалар, азактан йөрәкләре күкрәк читлегеннән чыгардай булып, көчле тибә башлый. Йокыдан соң тиз генә языла алмыйлар, һава җитмәүдән зарланалар, ирләрдә — потенция кимергә, хатын-кызларда күрем циклы бозылырга мөмкин, йокы туймау, төнлә тирләү, һушны югалту, баш авырту билгеләре еш күзәтелә.
"Сәламәтлек" ТГ каналы
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев