Трамвайлар катнашындагы коточкыч юл һәлакәтендә 100гә якын кеше зыян күргән, үлүчеләр дә бар
Кемеровода трамвайларның коточкыч юл һәлакәтендә 100гә якын кеше зыян күргән
Иртән трамвайларның берсендә тормозлар эшләми башлый, шуның аркасында вагон зур тизлек ала. Борылышта машинаның ишекләре каерыла һәм аннан берничә пассажир егылып төшә. Кешеләр үтеп баручы машиналарның тәгәрмәчләре астына эләгә. Шуннан соң трамвай башка вагонга бәрелә.
Нәтиҗәдә 90 кеше зыян күрә, бер пассажир хастаханәдә вафат була. Билгеле булганча, трамвай 2 июньдә техник тикшерү, ә ел саен апрель аенда техник күзәтү узган. Тикшерүләр бернинди дә төзексезлекләр тапмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев