ТР Дәүләт Советы Дәүләт Думасына балигъ булмаганнарга снюсларны сатуны тыю турындагы мөрәҗәгатен юллый
Республика парламенты депутатлары федераль закон кабул итүне тизләтүне һәм төбәкләргә өстәмә чикләүләр билгеләү хокукын бирүне сорыйлар.
Сүз никотинлы чәер һәм суыра торган катнашмалар, вейплар турында бара.
"Күрсәтелгән продукция, тәмәке тартудан баш тартканда, никотин бәйлелегеннән котылуга ярдәм итә торган сәламәтлек өчен куркынычсыз дип рекламалана. Ләкин бу чынбарлыкка туры килми. Бер ныклы тәмәкене тартканда, организмга керә торган никотинның микъдары 1,5 мг тәшкил итә, ә чәйнәү (суыру) катнашмаларын кулланучылар, шулай ук вейплар тәмәке тартучылар белән чагыштырганда зуррак күләмдә никотин дозасын алалар. Мондый катнашма 5-10 минут эчендә организмга 20 мготиннан артык керә ", - диелә мөрәҗәгать текстында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев