Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тормышыбызда ярату, мәхәббәт аз дип зарланабыз. Ә үзебез җитәрлек яратабызмы соң?

Ышандырып шуны әйтә алам: үзем дә шуның бер өлеше булган «Яшел Үзән» коллективы, бетереп үзенең укучыларына бирелеп эшли. Ә сездән, хөрмәтле һәм кадерле ра­йондашлар, газетабызга тугрылык көтәбез.

Мөхәррир сүзе



Тормышта уртаклашып, бүлешеп яшәүнең мөһимлеген без кечкенәдән үк ишетәбез. Ул вакытта бу уенчыклар, елмаю, кәнфит... Еллар узу белән әлеге принципның бик нечкә дәрәҗәдә дә эшләвен аңлыйсың. Үзебез бирмибез икән, димәк, алмыйбыз да. Тормышыбызда ярату, мәхәббәт аз дип зарланабыз. Ә үзебез җитәрлек яратабызмы соң? Безгә илһам җитми дибез. Ә үзебез бу дөньяда кемнәрне илһамландырабыз икән?

Әлеге уйларымны газетага күчергәндә, ышандырып шуны әйтә алам: үзем дә шуның бер өлеше булган «Яшел Үзән» коллективы, бетереп үзенең укучыларына бирелеп эшли. Ә сездән, хөрмәтле һәм кадерле ра­йондашлар, газетабызга тугрылык көтәбез.
Барлык басмаларга кебек үк, безгә дә эшләү тагын да кыенлашты. Без, үзебез дә сайтыбызны һәм социаль челтәрләребезне оештыручылар булуыбызга карамастан, электрон массакүләм матбугат чаралары, интернет тарафыннан басым, кысырыклау сизәбез. Шулай да, үзенчәлекле ышандыру көченә ия булган басма сүзнең югары электрон технологияләр гасырында да иҗтимагый әһәмиятен югалтмавына иманым камил. Һәм безнең газета, соңгы инстанция буларак ярдәм сорап редакциябезгә мөрәҗәгать итүче укучыларыбызның проблемаларын чишүне һәм сорауларына җавап бирүне дәвам итә. Һәм без ярдәм итәбез. Чөнки «Яшел Үзән»гә язылган һәркем безнең зур гаиләбез әгъзасына әверелә! Ә якын кешеләргә булышмый мөмкин түгел һәм аннан-моннан гына да түгел, җиренә җиткереп. Авырлык­ларга карамастан, бу яртыеллыкта да язылучылар буенча планны үтәдек. Һәм бу безнең тугры укучыларыбыз белән, кыен вакытларына да карамастан, мохтаҗ райондашларга подписка бүләк итәргә мөмкинлек тапкан газетабыз дуслары – иганәчеләребезгә рәхмәтле рәвештә башкарылды. Сезнең һәрберегез безнең дустыбыз. Һәм, әгәр дә файда китерә, ярдәм итә алам икән, мин һәрвакыт яныгызда.
Тук-тук! О, өйдә кеше бар икән. Миңа ишек ачалар! Яраткан «Яшел үзән»егезнең агымдагы елның икенче яртыеллыгында чыккан беренче санын каршы алыгыз. Без дә ярату һәм яхшылык белән килдек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев