Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Төркемем белән җырларга рөхсәт бирмәделәр...» – Элвин Грейны үпкәләткәннәр

Әлмәттә узган Нефтьчеләр көнендә Элвин Грейның (Радик Юльякшин) хәтерен калдырганнар. Россия һәм Татарстан җырчылары катнашындагы концертта Радикка үзе теләгәнчә һәм алдан планлаштырылганча чыгыш ясарга ирек бирмәгәннәр.

Фото "Татар-информ"

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итә. 

Әлмәтлеләр, өзелгән концертым өчен гафу үтенәм. Шәһәрдән 2 кеше аркасында (Радик аларның исемнәрен дә яза) йөрәгемдә борчу белән киттем. Хәзер хис-кичерешләргә бирелмичә, фактларны язарга тырышам. Баштан ук минем чыгышымны 30 минутка кадәр кыскарттылар, шулай ук төркемем белән җырларга рөхсәт бирмәделәр. Алай да, чыгыш ясарга 15 минут кала, 14 җырдан торган 1 сәгатьлек чыгыш рөхсәт ителде.

«Концерт төгәлләнергә 9 минут кала, начар сүзләр әйтеп, гаепләүләр һәм янаулар белән, концертыбыз өзелде. 20 ел сәхнәдә булу дәвамында мондый мөнәсәбәтне беренче тапкыр күрәм. Мине тыңларга килгән, ишетергә теләгән җырларын ишетә алмаган тамашачым алдында тагын бер кат гафу үтенәм.

Мин Әлмәттә, һичшиксез, зур хәйрия концерты оештырачакмын. Барлык теләгән җырларыгызны бергәләп җырларбыз. Татнефть шәһәр халкына үзенең машстаблары һәм техник тәэмин ителеше буенча беркайчан күрелмәгән зур бәйрәм оештырды. Бу онытылмаслык бәйрәм булды. Ләкин 2 кеше аркасында барысы да бозылды», – дип үпкә белдергән ул бәйрәмне оештыручыларга.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/torkemem-belan-yrlarga-roxsat-birmadalar-elvin-greiny-upkalatkannar-5861144

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев