Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Тора-бара ирем балага әверелде

Үсмер вакытта, күпчелек кызлардагы кебек, минем дә башымда идеаль гаилә тормышы күзаллана иде: ирем, ике бала (кыз һәм малай), яхшы эш, өч бүлмәле фатир, мәхәббәт, бәхет, муллык һ.б.

Исемлекнең күп өлеше тормышка ашты, әмма кияүдәге хатын рәсми статусын ала алмадым.

Минем «гражданский» ирем кыз чагымдагы тормыш юлдашын күзаллавыма бөтенләй туры килми: чәч төсе дә андый түгел, буе-сыны да туры килми, җитәрлек акыллы да һәм матур да түгел. Болар өстенә әле, минем белән танышканда өйләнгән дә иде. Тик аңарда, минем әтидә булмаган ниндидер ирлек көчлелеге сизелә, гомумән, аның ирлек психологиясе башта миңа бик ошый иде.

Алдан бар да мин теләгәнчә булды. Көндәлек тормышта, карарларны кабул итүдә мөстәкыйльлеге, җаваплылыгы, максатчанлыгы үзенә каратты. Тормышка, миңа һәм кызыбызга мөнәсәбәтенә дә бишлене плюс белән куярлык иде. Консерватизмы артыграк әлбәттә, дип уйлаган чакларым булды, ярар, бу начар түгел, дип уйладым. Һәрхәлдә, плитә янында сәгатьләр буе басып торырга, оекбашларын төрле чатлыктан җыярга һәм эшендәге тулыксыз җитәкчеләре турында сәгатьләр буе зарларын тыңлыйсы юк.
 

Әмма еллар узган саен ирем үз позициясен бирә башлады. Барысы да юк кына нәрсәләрдән: «яшел футболкамны таба алмыйм» яки «оекбашларым кайда минем» кебек сүзләре белән иртәнге ачуымны чыгарулардан башланды. Кибеттә дә төп, кирәкле азык-төлек белән прәннектер, ирис­тер, чипсыдыр, кабартмадыр кебек ризыклар ала. Аларны кәрзингә салыр алдыннан һәрвакыт: «Нәрсә, авыз итеп карыйбызмы?» – ди. 12 яшьлек кызыбыз да нәкъ аның кебек кылана, тик алар арасында аерма 36 ел!


Мин боларга игътибар да итмәс идем, тик җитдиерәк нәрсәләр дә бар. Мин җәйге ялларыбызны үзем генә, иремнән башка планлаштырам. Аның балаларны кая алып барачагын да ялгызым гына хәл итәм. Җыенулар, әзерләнүләр барысы да минем җилкәдә. Әгәр дә ул балалар белән өйдә кала икән, миңа нәрсә һәм ничек эшләргә кирәклеген, бөтен вак-төягенә кадәр язып калдырырга кирәк. Мәсәлән, ничә конфет бирергә ярый, нәрсә бөтенләй ярамый; нәрсә уйнарга, нинди мультфильм кабызырга һәм ничәдә йокларга яткырырга.

Әлбәттә, кайбер моментларга юмор белән карыйм. Тик, ир кешедән конкрет мөстәкыйль эшләр һәм карарлар көткән чаклар да бар тормышта. Әмма, кызганычка, түземлегем дә, вакытым да җитми кайчакта. Кайсыбер вакытта, хәтта әле яңа яшүсмер чорына кереп баручы кызыбыз да үзен зурларча тота, ә аның әтисе – өч яшьлек улыбыз кебек.
Нишләргә? Шуның аркасында гаиләне җимереп булмый бит инде. Бу хәл белән килешергәме яки аны ешрак балалар белән үзен генә калдырыргамы? Кем әйтмешли, пускай выкручивается, ничек булдыра ала шулай. Жәллим дә инде үзен, әллә балам кебек карый башладым инде аңа үзем дә...

Сәлам белән, Гөлүсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев