Тәмле дә иде соң, ә
Советлар заманындагы «Докторская» колбасасының тәмен ул чорда яшәгәннәр бүген дә яхшы хәтерлидер. Нигә хәзергеләрен дә шул рецепт белән ясамыйлар икән? Чималы жәлдер шул, барысы да табигый булган бит, ә хәзер химия сез мөмкин түгелдер, күрәсең.
Бу теманы үзенең видеоязмасында коллегабыз Гөлзия Ибраһимова да күтәргән иде. «Эштән ачыгып кайтып кергәч, тиз генә «вареный» колбаса кыздырып, тамак ялгап аласы килә. Менә кыздырам да, әмма өйгә без үскәндәге кебек хуш исләр таралмый, тәме дә андый түгел», – ди ул.
Әйе шул, хәзер бер нәрсәнең дә сыйфаты да, мәңге онытылмаслык булып күңелгә кереп калырлык тәме дә юк һәм азык-төлек җитештерүчеләргә, күрәсең, СССР заманындагы кебек ГОСТ контроле дә юк.
Ә барыбыз да яратып ашаган «Докторская» колбасасы шулай дип Сталинның 1936 ел да чыккан приказы нигезендә аталган. Ә сос тавы, «гражданнар су гы шы һәм патша залимлыгы нәтиҗәсендә сәламәтлекләрен какшаткан» авыруларны дәвалау өчен, табиблар тарафыннан махсус эшләнгән.
1 кг колбасага: 250 гр югары сортлы сыер ите, 700 гр ярыммайлы дуңгыз ите, 30 гр тавык йомыркасы һәм 20 мл сыер сөте туры килгән. Ә хәзергесендә ит күпме икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев