Тирән кайгы... күп кенә җырлар авторы вафат
Китаплар һәм җырлар авторы Рузия Камаева вафат: «Хәйләләп яшьләрне кавыштыра иде»
Әтнә районының Күшәр авылында гомер итүче күп кенә китаплар һәм җырлар авторы Рузия Камаева вафат. Аңа 61 яшь булган.
Рузия апаның язмышын күпләр белә. Аның аяклары йөрмәде. Әмма ул шуңа да карамастан, тормышта үзенә юаныч табып яши белде. Кул эшенә оста иде. Күп кенә матур җырлар иҗат итеп калдырды. Йөрәк түрләреннән чыккан шигырьләр язды.
– Рузия яман чир белән интекте. Табиблар диагноз куйгач та, бер дә бирешмәде. Тереләм, диде. Казанга химия терапиясенә йөрде. Тик коткарып булмады. Чир аны җиңде, ди авылдашлары Гөлназ Гарипова. – Әнисе Гөлзада апага 85 яшь. Күпме күргән ханым инде. Ирен, улын, ике оныгын вакытсыз җирләгән кеше. Инде менә хәзер кызы да китеп барды. Гөлназ яшь вакытларын да искә төшерде. Рузияне бик яратып сөйләде. – Безнең яшьлек алар капка төбендә узды инде. Җәйләрен шунда җыелыр идек. Рузия күпләрне парлаштырган кеше дә инде ул. Җайлап кына, бер-берсен ошаткан кешеләре үз янында калдырыр иде. Янәсе, аны күтәреп кертергә ир-ат кирәк, булышырга кыз кеше. Әнә шулай хәйләләп алып кала да, яшьләр очраша башлый, кавыша. Күпләрне парлы итте ул, — ди Гөлназ.
– Үзенең әдәпле булуы белән дә аерылып торды. Беркайчан да кешене бүлдермәс иде. Башта син сөйләп бетерәсең, аннары ул үз сүзен әйтә. Кызганыч, гомере кыска булган. Урыны оҗмахта булсын, әнисенә сабырлык. Күшәргә баргач, Рузия апа белән танышып, аның язмышын язарга да насыйп булган иде миңа. Бик җылы очрашу булган иде. Үлемен ишеткәч тә, әллә нишләп киттем. Физик мөмкинлеге чикләнсә дә, тормышны яратып яшәгән, бәхетле булган, кешеләргә елмаю аша шатлык өләшкән кеше ул. Оҗмахлы булсаң иде, Рузия апа.
Чыганак:Руслан Матбугатов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев