Тимер юл «селфи» урыны түгел
Яшәеш

Тимер юл «селфи» урыны түгел

Агымдагы елның өч аенда Горький тимер юлының Казан төбәге инфраструктурасы объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү аркасында 7 кеше зыян күрде, 6 кеше үлде.

Моннан тыш, Татарстанда Горький магистралендә бер яшүсмер һәлак булган, тагын берсе җитди имгәнгән.



- Барыннан да ешрак балалар һәм яшүсмерләр тимер юл буенча йөрү, тиешле булмаган урыннарда якынлашып килүче поезд алдыннан кисеп чыгу аркасында, тимер юл составына менү, «селфи» ясарга яки яңа модалы тик-ток өчен ролик төшерергә омтылганда имгәнә, - дип сөйли «Васильево» тимер юл станциясе башлыгы Дамир Баязитов.



Россия тимер юллары хезмәткәрләре шуны да искәртә: тимер юл транспорты югары куркыныч зонасы булып тора, һәм бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Поездны шунда ук туктатырга мөмкин түгел, ә кеше тормышы хайптан күпкә мөһимрәк.


Нет комментариев