Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

«Татнефть» 30 июньдә Казанда бензин һәм дизель ягулыгы сатуга кабат чикләүләр кертте

Компаниядән «Вечерняя Казань» басмасына хәбәр итүләренчә, физик затлар өчен бер автомобильгә берьюлы иң күбе 30 литр теләсә кайсы маркалы бензин һәм 60 литр дизель ягулыгы гына сатыла.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"

Мондый карар кайбер ягулык салу станцияләрендә ихтыяҗның бик югары булуы белән аңлатыла. Шуңа күрә ягулыкны берьюлы җибәрү күләмен яңадан чикләргә булганнар.

Шул ук вакытта илдәге иң эре нефть эшкәртү заводларының җитештерү куәтләре хәзер максималь йөкләнеш белән эшли.

Шуңа да карамастан, ягулык сатуга вакытлыча чикләүләр берничә төбәктә, шул исәптән Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә кертелгән.

АиФ Казань хәбәр иткәнчә, бу чаралар ягулыкка булган зур ихтыяҗ белән бәйле.

АиФ Казань

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев