Татарстанда тотрыксыз һава торышы 27 градуслы салкыннарга алышыначак
Яшәеш

Татарстанда тотрыксыз һава торышы 27 градуслы салкыннарга алышыначак

Антициклон тотрыксыз һава торышын алыштырып, республикага сизелерлек суыту алып киләчәк. Бу ТР Гидрометүзәге тараткан фараздан күренә.

Шимбәгә каршы төндә, 7 мартта, циклон китү белән кар яву дәвам итәчәк. Кайбер районнарда бураннар көчәячәк һәм көчле җил исәчәк, тизлеге 15-17 м/с кадәр. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -12..-17, ә аязганда -21 градус күрсәтәчәк. Көндез -3..-8 градуска кадәр җылытачак.

Якшәмбе, 8 мартта, төнлә һәм иртән тагын кар явачак һәм буран булачак. Җилнең тизлеге 16-21 м/с кадәр көчәячәк. Температура фоны түбәнәячәк: тәүлек буе -11..-16 градус, ә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә аязганда -21 градуска кадәр салкын булачак.

Метеорологларның алдан фаразлавы буенча, дүшәмбе, 9 мартта, кар циклоны Урал артына китү белән республикада һава торышын антициклон билгели башлаячак. Явым-төшем ихтималлыгы аз, сизелерлек суыту көтелә. Төнлә һәм иртән һава температурасы -22..-27 градус, ә көндез -15..-20 градустан югары булмаячак.

Татар-информ


Нет комментариев