30ның берсе генә читтән кертелгән, калганнары элемтәдә булган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
"Җиде кеше хастаханәгә урнаштырылды, 23 кеше өйдә дәвалана», — дип аныкладылар ведомствода.
Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 12 кеше йоктырган. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекцияле кешеләр саны буенча Яр Чаллы алда бара — биредә авыруның өч очрагы ачыкланган. Барлыгы бер көн эчендә Covid-19 авыруы 12 муниципаль берәмлектә теркәлгән.
Яшел Үзән районында Covid-19ның яңа очраклары теркәлмәгән.
Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 21 726 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 18 693 кешесе терелгән, шул исәптән сигезе — узган тәүлектә.
Нет комментариев