Татарстанда табигатькә 2,4 млрд сумлык зыян китерү турында эш кузгаттылар
Яшәеш

Татарстанда табигатькә 2,4 млрд сумлык зыян китерү турында эш кузгаттылар

Татарстанда калдыкларны утильләштерү бурычын үтәмәгән «БэстХим» компаниясенә карата зур мошенниклык турында эш кузгатылды.

Росприроднадзорның Идел-Кама идарәсе материаллары буенча, предприятиенең гамәлләре әйләнә-тирә мохиткә 2,4 млрд. сумлык зыян салган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Билгеләп үтелгәнчә, элегрәк Түбән Кама шәһәр суды Росприроднадзорның әйләнә-тирә мохиткә зыян салу турындагы дәгъвасын тулысынча канәгатьләндерде.


Нет комментариев