Татарстанда суда баткан тагын ике кешенең мәетен тапканнар
Яшәеш

Татарстанда суда баткан тагын ике кешенең мәетен тапканнар

Әлеге урыннар коену өчен җиһазландырылмаган булган

Бүген көндез Бөгелмәдә Хәким күленнән ярдан 10 метр ераклыкта 1979 елда туган ир-атның мәетен судан чыгардылар. Һәлак булган урын коену өчен җиһазландырылмаган булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

12 июльдә 13: 57 сәгатьтә Әлмәт районыннан тагын бер хәвефле хәбәр килеп иреште. Кичүчат авылындагы күлгә ир-ат су керергә килә, тик әйләнеп чыкмый
Бүген аның гәүдәсен ярдан 50 м ераклыкта табып алалар.

Кичә 20 яшьлек егет Алабугада Шишкин буаларында батып үлгән. Яшь кеше йөзгән урын шулай ук коену өчен җиһазландырылмаган булган.


Нет комментариев