Татарстанда помидор бер атна эчендә 9,8%ка кыйммәтләнгән
9-16 октябрьдә Татарстанда кайбер продуктларга уртача бәяләр артты.
Иң кыйммәтлесе - помидор, тавык йомыркасы, икмәк, сыер һәм дуңгыз ите. Бу хакта Татарстанстат сайтында хәбәр ителә.
Помидорның бәясе 9,8%ка артып, килограммы 130,48 сумга җиткән. Дистә тавык йомыркасы 2,24%ка - 78,89 сумга кадәр, төрле сортлы бодай оныннан икмәк һәм камыр ризыклары 2,08%ка - 79,97 сумга кадәр кыйммәтләнгән. Бер килограмм дуңгыз ите 1,52%ка - 304,46 сумга кадәр арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев