Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Авдонина сүзләренчә, бер атна эчендә 413 грипп очрагы теркәлгән, шуларның 40ы — B штаммы белән.82% очракта грипп вируслары структурасында AH1N1 штаммы (дуңгыз гриппы) өстенлек итә.
Тулаем алганда, Татарстан буенча грипп булмаган этиология вируслары йөри. Уңай тестлар структурасында РС-вирус — 417 очрак, шулай ук риновирус, метапневмовирус һәм парагрипп очрый.
Чыганак: ТНВ
Нет комментариев