Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда мошенниклар домофон ачкычлары белән алдауның яңа схемасын уйлап тапкан

***

Казанда мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килде: җинаятьчеләр халыкка идарәче компания исеменнән шалтырата һәм подъезд ишеген алыштыру турында хәбәр итә. Алар фатир хуҗасыннан күпме магнит ачкычларга заказ бирергә кирәклеге белән кызыксына, һәм запас ачкычларны бөтенләй бушка алырга тәкъдим итә. Бу хакта “Татарстан” ДТРК редакциясенә зыян күрүчеләр хәбәр иткән.

Магнит ачкычларны кертү өчен мошенниклар SMS-хәбәрдә килгән кодны атарга сорый. Бу чынлыкта дәүләт хезмәтләрендәге биткә керү өчен эшләнә. Нәтиҗәдә, парольләр үзгәрә, һәм кулланучының үз битенә керү мөмкинлеге чикләнә.

Бу очракта зыян күрүчеләргә паспорт һәм СНИЛС белән мөмкин кадәр тизрәк дәүләт хезмәтләрендәге парольләрен алыштыру өчен МФЦга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев