Татарстанда кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады
Яшәеш

Татарстанда кулланучылар хокукларын бозу мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлады

Бу хакта ТР буенча Кулланучылар хокукларын күзәтү федераль хезмәте (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Консультацияләр 15 мартта узачак Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган. 2026 елда чаралар «SafeProducts, Confident Consumers» – «Куркынычсыз товарлар, ышанган кулланучылар» девизы астында уза.

Ведомство белгечләре республика халкыннан шалтырауларны 9-20 март көннәре аралыгында кабул итәчәк.

Сорауларны түбәндәге телефоннар буенча бирергә мөмкин:

8 (986) 901-03-17 – ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе;
8 (843) 221-90-16 – «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Консультация үзәге.

Татар-информ


Нет комментариев