Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем расланган
1963 елгы хатын-кыз Казан шәһәренең 7 нче ДКБ базасындагы вакытлыча инфекцияле авырулар госпиталенә үпкә ялкынсынуы катлауландырылган коронавирус белән килә.
Хәле хроник авыруларның кискенләшүе аркасында начарлана. Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
1966 елгы Казан шәһәрендә яшәүче РКИБга ике яклы пневмония белән китерелгән. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Коронавируслы инфекция булуы лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә расланган.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
8 октябрьгә СОVID-19дан үлүнең 83 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев