Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстанда интернетны БПЛА куркынычы аркасында 184 сәгатькә чикләгәннәр

2026 ел башыннан Татарстанда интернет-трафик барлыгы 184 сәгатькә чикләнгән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу хакта республиканың Цифрлы үсеш, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин матбугат конференциясендә хәбәр итте, дип яза «Коммерсантъ».

Чикләүләр пилотсыз очучы аппаратлар (БПЛА) һөҗүме куркынычы аркасында кертелгән. Чикләү режимы гамәлдә булган чорда кушымталар һәм сервислар эшләү тизлеге сизелерлек түбәнәйгән, ә интернет трафигы әкренәйгән.

Министр сүзләренчә, республика пилотсыз аппаратлар куркынычы шартларында яши, бу инфраструктураны саклау һәм гражданнар иминлеген тәэмин итү өчен оператив чара күрүне һәм челтәр активлыгын вакытлыча чикләүне таләп итә.

Челны-ТВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев