Татарстанда яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең бәяләре күтәрелде
Бәяләр күтәрелүе яңа елның беренче ике атнасында ук сизелә башлады.
Фото: ясалма интеллект
Экспертлар кыйммәтләнүне берьюлы берничә фактор белән аңлата: логистика чыгымнарының артуы һәм Өстәмә кыйммәт салымы (НДС) ставкасының 22% ка кадәр күтәрелүе. Эшкуарлар сүзләренчә, логистикага тотылган чыгымнар якынча 20% ка арткан.
Нәтиҗәдә, ел башыннан помидор бәясе 17,3% ка, бәрәңге – 8,5% ка, кишер – 6,5% ка, кәбәстә – 5,8% ка, чөгендер – 5,3% ка, суган – 4,5% ка, алма – 3,5% ка, банан – 2,1% ка артты.
2025 елда яшелчә һәм җиләк-җимеш продукциясе 8,8% ка арзанайган иде.
Татарстан-24
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев