Татарстанда буран һәм көчле кар явуы көтелә
8 гыйнварда төнлә һәм көндез һава шартлары бозылачагы фаразлана.
Синоптиклар Татарстанда һәм Казанда 8 гыйнварда төнлә һәм көндез һава торышы бозылачагы турында кисәтә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Юлларда кар көртләре булыр, дип яза «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев