Татарстанда бүген җиңелчә буран көтелә
Яшәеш

Татарстанда бүген җиңелчә буран көтелә

Синоптиклар юлларда бозлавык хасил булу турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 12 декабрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Республиканың күпчелек районнарында кар һәм җепшек кар явачак, урыны белән җиңелчә буран көтелә. Юлларда – бозлавык.

Көндезге һава температурасы Татарстанда – -1..-6, көнчыгыш районнарда – -11, Казанда -1..-3 градус булачак.

«Татар-информ»


погода

Нет комментариев