Бөгелмәдә яшүсмер футбол уйнаганнан соң вафат була
Фаҗига мәктәптә дәресләр тәмамлангач була. Уенчыларның берсе тупка очраклы рәвештә тибә һәм ул егетнең башына эләгә. Яшүсмер үзен начар хис итә, әмма моңа әһәмият бирми. Уеннан соң ул кунакка бара, анда аның хәле начарлана. Яшүсмер вафат була.
Аны әнисе, әбисе һәм бабасы тәрбияли. Шулай ук хәбәр ителгәнчә, бу вакыйга факты буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әмма хокук саклау органнары әлегә рәсми мәгълүмат бирмәгән.
Нет комментариев