Яшәеш

Татарстанда анасы 13 яшьлек балага пычак кадаган

Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгерҗе районында суд 48 яшьлек хатын-кызга хөкем карары чыгарган. Аны «Бала сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян салу»да гаепле дип таптылар.

2024 елның 31 декабрендә хатын-кыз үзенең 13 яшьлек тәрбиягә алган улына яңа ел табынына яшелчәләрне дөрес турамаган өчен пычак белән кадый. Пычак малайның күкрәк читлегенә туры килә – аның үпкәсенә зыян килә.

Суд хатын-кызга сынау срогы белән 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

Интертат

Фото: freepik


Нет комментариев