Татарстанда 2025 елда реаль хезмәт хаклары 9,7%ка арткан
Яшәеш

Татарстанда 2025 елда реаль хезмәт хаклары 9,7%ка арткан

2025 елның гыйнвар-декабрь айларында Татарстан предприятие һәм оешмалары хезмәткәрләренең, шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектларының реаль хезмәт хакы 2024 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 9,7%ка арткан.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Бу Татарстанстат әзерләгән республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладтан күренә.

2025 елның гыйнвар-декабрендә уртача айлык номиналь хезмәт хакы 90 515,0 сум тәшкил иткән. Ул узган ел белән чагыштырганда 20,0%ка арткан.

Шул ук вакытта аерым алганда декабрь аенда татарстанлыларның реаль хезмәт хакы еллык чагыштыруда 6,5%ка арткан. Ноябрь белән чагыштырганда ул 25,8%ка үскән – бу, күрәсең, Яңа ел премияләре белән бәйле.

Үз чиратында республика халкының номиналь хезмәт хакы декабрьдә еллык чагыштыруда 13,6%ка һәм айлык чагыштыруда 26,4%ка арткан.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстанның Россиядә хезмәт хаклары үсеше буенча өч төбәк арасына керүе турында хәбәр иткән иде.

Татар-информ


Нет комментариев