Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Татарстан халкына янгынннан саклану һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерәләр

Бәйрәмнәр алдыннан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Төп идарәсе хезмәткәрләре республика халкын куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга чакыра.

1 ноябрьдән бирле республикада кечкенә суднолар өчен навигация рәсми рәвештә тәмамланган. Бу чикләү барлык төрдәге судноларга да кагылган, шул исәптән ГИМСта теркәлү таләп ителмәгәннәренә дә.

Тәртипне бозучылар 15 мең сумга кадәр штраф ала ала, ә транспорт чарасы штрафстоянкага алынырга мөмкин. Ләкин төп куркыныч – тормыш һәм сәламәтлек өчен хәвеф, чөнки елның бу чорында суның температурасы 4-5 градустан югары күтәрелми.

Шулай ук, халыкка көндәлек тормышта янгынннан саклану кагыйдәләрен өйрәнү һәм үтәү кирәклеге турында да искә төшерәләр. Ел башыннан бирле төбәктә 3 меңнән артык янгын булган, алар нәтиҗәсендә 104 кеше, шул исәптән 5 бала һәлак булган.

Татарстанлыларга электр җиһазларын һәм утлыкларны күзәтүсез калдырмаска, җылыту җайланмаларын сак кына кулланырга киңәш ителә. Торак биналарда тәмәке тартудан тыелырга, аерым алганда, арыган яки аек булмаган килеш, шулай ук балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәк.

Белгечләр торак йортларда автоном төтен детекторлары урнаштырырга киңәш итә. Бу җайланмалар көчле тавыш сигналы ярдәмендә януны вакытында белдерергә мөмкин, бу исә кешенең гомерен саклап калу мөмкинлеген бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев