Татарстан халкын томан турында кисәттеләр
Бүген төнлә һәм иртәгә иртән Татарстанда томан көтелә.
Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә мөмкин кадәр игътибарлы булырга һәм саклануның төп чараларын үтәргә киңәш итәләр, дип билгеләп үттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Җәяүлеләргә урамнар һәм юллар аша үткәндә, транспорт чаралары йөртүчеләргә – хәрәкәт тизлеген киметергә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта ашыгыч хезмәтләрнең телефоннары буенча кичекмәстән мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев