Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары көчле җил, буран һәм бозлавык турында кисәтә

Республиканың күпчелек районнарында кар, урыны белән җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык фаразлана.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 13 декабрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк.

Татарстанның күпчелек районнарында кар, урыны белән җепшек кар явачак. Кайбер районнарда буран, юлларда бозлавык фаразлана. Җил көньяк-көнчыгыштан исә – уртача тизлектә, урыны белән секундына 17 метрга кадәр җитеп көчәюе көтелә.

Көндез болытлы һава торышы күзәтелә, кар ява, буран көтелә. Көндезге максималь һава температурасы – 0..-2 градус булачак. Юлларда бозлавык, дип җиткерә синоптиклар.

«Татар-информ»


погода буран гололед снег

Нет комментариев