Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә
Яшәеш

Татарстан синоптиклары бозлавык турында кисәтә

7 март төнендә һәм иртән республика территориясендә буран көтелә.

Бүген, 7 мартта, төнлә һәм көндез Татарстан һәм Казан юлларында бозлавык була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар төнлә һәм иртән республика территориясендә буран булачагын фаразлый. Шулай ук секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.

Көндез явым-төшем көтелми. Төнлә температура 12 градус салкын, ә аязганда 16 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 3-8 градус салкын булачак.

«Татар-информ»

Фото: архив/Михаил Захаров


Нет комментариев