Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан РФ төбәкләренең инвестклиматы рейтингында алдынгылар рәтендә

Татарстан Россиянең барлык регионнары арасында инвестицион климат торышы буенча, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алды. 2020 ел нәтиҗәләре буенча тиешле рейтингны бүген Петербург халыкара икътисадый форумында Стратегик инициативалар агентлыгы тәкъдир итте.

 «Татарстанның инвестицион командасы уздыра торган системалы эш федераль үзәкнең бәяләмәсендә дә чагылыш таба. Без яңадан беренчеләр (төбәкләр арасында, Мәскәүдән кала - прим. Т-и). Алга, Татарстан! "- дип белдерде бу уңайдан ТР Инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

 

Республика ирешкән нәтиҗәне ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та шәрехләде. Пандемиянең нәтиҗәләре, федераль ярдәм чаралары турында искәртеп, ул болай диде:  «Татарстан дәрәҗәсендә зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән тармаклар предприятиеләренә ярдәм итү өчен финанс һәм финанс булмаган инструментлар комплексы оператив рәвештә эшләнде, шулай ук үзендә тискәре кризис нәтиҗәләрен сизде».

 

Төбәкнең Икътисад министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, республика хакимиятләренең барлык карарлары "бизнес белән кире элемтә нигезендә, предприятиеләрнең чикләүләр чорында кичергән реаль ихтыяҗлары һәм проблемаларын исәпкә алып" кабул ителде.

 

Лидерлар бишлегенә, Мәскәүдән һәм Татарстаннан тыш, Төмән һәм Тула өлкәләре, Башкортостан кергән.

 

 Элегрәк 2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан, шулай ук, инвестицион климат торышы буенча төбәкләр арасында икенче урынны алды, бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итте.

 

 Россия субъектларының инвестицион климаты торышының милли рейтингы бизнес өчен уңайлы мохит формалаштыру буенча барлык дәрәҗәләрдәге хакимият органнарының тырышлыгын бәяли. Аны төзегәндә бәяләүнең дүрт юнәлеше исәпкә алына: регулятор мохите, инфраструктура һәм ресурслар, бизнес өчен институтлар, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм. Рейтинг эшкуарларның фикере нигезендә формалаша.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев