Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор балалар түгәрәкләренең ничек эшләячәген сөйләде

Татарстанда барлык белем бирү эшчәнлеге коронавирус чикләүләрне бетерүнең өченче этабы белән бергә яңадан торгызылды.

Татарстанда балалар түгәрәкләре һәм секцияләре эшендә чикләүләр юк, әмма Covid-19 коронавирусы аркасында кайбер таләпләр өстәмә белем бирү учреждениеләренә үтәргә туры киләчәк. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте.

"Балалар өстәмә белем бирү учреждениеләренең эше турындагы сорауга җавап бирәм. Бүген балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр һәм өстәмә дәресләр уздырыла торган мәдәни һәм башка үзәкләр эшенә чикләүләр юк. Әмма әлеге оешмалар барлык профилактика чараларын төгәл үтәргә һәм, һичшиксез, ачылышына кадәр бер эш көненнән дә соңга калмыйча, безгә хәбәр итәргә", - дип билгеләде Патяшина.

Коронавирус буенча чикләүләрне юкка чыгаруның өченче этабында барлык белем бирү эшчәнлеге яңартылды. 1 сентябрьдән Татарстан балалары өчен уку елы гадәти режимда башлана.

Патяшина искәрткәнчә, әлегә 100 дән артык кеше катнашында урам чаралары рөхсәт ителмәгән. Ә бинада бер үк вакытта 50дән артык кеше булмаска тиеш.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда узган тәүлектә таҗлы вирусның 28 яңа очрагы ачыкланган. Аларның күбесе Казанга туры килә, анда 18 кеше авырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев