Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татар Наратлысы яңа һәйкәлле булды

Татар Наратлысы авылы халкы быелгы язны, илебез өчен мөһим булган Бөек Җиңү көнен аеруча дулкынланып, шатланып каршы алды.

Нәкъ менә 9 май – бәйрәм көнендә биредә сугыш кырында ятып калган авылдашлары истәлегенә салынган яңа һәйкәл, бүгенге матур тормышка шатланып, уйнап үссеннәр дип төзелгән балалар мәйданчыгы ачылды.

Авыл тарихын язучы Рәшидә Гурьяновага сугыштан кайтмаган авылдашларның төгәл исемлеге кирәк булгач, һәйкәлдә язылганнар белән чынлыктагысы туры килмәве ачыклана.
– «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады» дигән сүзләрне укыгач, оят булып китте. Нәкъ менә шулчакта авыл имамы Рәхимулла Гайнуллин һәм тарихчы-галим Миркасыйм Госмановның хатыны Салисә Госманова белән яңа һәйкәл ачарга кирәк дигән карарга килдек. Салисә Зәйнулловна ярдәм сорап, «Таттелеком» җәмгыятенә мөрәҗәгать иткәч, алар каршы килмәде, – дип сөйли Наратлыга кайтып йөрүче, әлеге проектны тормышка ашыручы, дизайнер, шушы зур бәйрәмне оештыручы Рәшидә Гурьянова.

Тулы язма газытаның җомга санында (№35).

Марина Фәтхетдинова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел Узэн районы Наратлы һәйкәл