Әлбәттә, теләсә нинди яшелчәне кыздырганга караганда, мичтә пешерүе күпкә файдалырак. Бүгенге рецептларыбыз гади, җиңел, файдалы һәм дә тәмле.
Ташкабакны шулай ук түгәрәкләп турыйбыз, тоз, борыч өстәп болгатабыз. Соус әзерлибез: сарымсак белән каймак яисә майонезны (кемгә ничек ошый) бутыйбыз.
Ташкабакны ике ягын да онда әвәләп, майда кыздырабыз. Укропны ваклап турыйбыз, ә помидорны түгәрәкләп кисәбез. Кыздырылган яшелчәне без язган тәртиптә тезәбез: ташкабак-соус-помидор-ташкабак-соус. Өстен укроп белән бизибез. Искиткеч тәмле була, ясап карагыз.
Нет комментариев